Бәйгедә финалга чыккан 11 егет көч сынашты. Бәйгене Илнур Гомәров белән Ләйсән Хуҗина алып барды.
Ярыш чып-чын егетләрчә, гадел булды, көрәш энергетикасы бик көчле иде. Татарстанның төрле районнарыннан иң-иң уңган, дәртле, җыр-моң сөюче, туган илен, телен хөрмәт итүче, көчле егетләр җыелган иде.
Алар өчен кызыклы биремнәр әзерләнгән иде:
1. Интеллектуаль ярыш.
2. Ирекле формада үзпрезентация.
3. Кадак кагу ярышы.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Инсаф Мөхәмәтгалиев, Арча – “Иң шаян егет”
Салават Кадыйров, Кама Тамагы – “Тел остасы”
Камиль Сәхабиев, Сарман – “Иң көчле егет”
Ильмир Хәсәнов, Арча – “Иң милли җанлы егет”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет”
Раиль Харисов, Яңа Чишмә -“Иң тапкыр егет”
Раиль Тимиров, Чаллы – “Иң зыялы егет”
Раушан Нигъмәтуллин, Әлмәт – “Иң оста биюче”
Айнур Шәймиев, Чаллы – “Иң зирәк егет”
Дәниф Муллахмәтов, Менделеевск – “Иң оста җырчы”.
“Татар егете – 2022” исеменә Балтачтан Инсаф Хәлиуллин лаек булды.