tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калинград өлкәсе аксакалы Хәким Биктиев туган көнен билгеләп үтте
Калинград өлкәсе аксакалы Хәким Биктиев туган көнен билгеләп үтте

Калинград өлкәсе аксакалы Хәким Биктиев туган көнен билгеләп үтте

27 мартта Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининградның мөселманнар оешмасына нигез салучы һәм фашистлардан азат ителгән шәһәр комендатының берсе Хәким Исмаил улы Биктиевка 97 яшь тулды.

Ветеран бүген дә Калининградның аксакаллар советын җитәкли, “Ихсан” җирле дини мөселманнар оешмасы эшчәнлегендә һәм шәһәр чараларында актив катнаша. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аксакалның туган көнендә аны мөселман җәмгыяте вәкилләре, Россия Тикшерү комитетының Калининград өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хезмәткәре подполковник Евгений Гольтяпин, фин-уйгыр җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре котлады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*