tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда «Татар Егете — 2022» төбәкара бәйгесенең финалы узды
Чаллыда «Татар Егете — 2022» төбәкара бәйгесенең финалы узды

Чаллыда «Татар Егете — 2022» төбәкара бәйгесенең финалы узды

Бәйгедә финалга чыккан 11 егет көч сынашты. Бәйгене Илнур Гомәров белән Ләйсән Хуҗина алып барды.

Ярыш чып-чын егетләрчә, гадел булды, көрәш энергетикасы бик көчле иде.  Татарстанның төрле районнарыннан иң-иң уңган, дәртле, җыр-моң сөюче, туган илен, телен хөрмәт итүче, көчле егетләр җыелган иде.

Алар өчен кызыклы биремнәр әзерләнгән иде:

1. Интеллектуаль ярыш.

2. Ирекле формада үзпрезентация.

3. Кадак кагу ярышы.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Инсаф Мөхәмәтгалиев, Арча – “Иң шаян егет”
Салават Кадыйров, Кама Тамагы – “Тел остасы”
Камиль Сәхабиев, Сарман – “Иң көчле егет”

Ильмир Хәсәнов, Арча – “Иң милли җанлы егет”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет”
Раиль Харисов, Яңа Чишмә -“Иң тапкыр егет”
Раиль Тимиров, Чаллы – “Иң зыялы егет”
Раушан Нигъмәтуллин, Әлмәт – “Иң оста биюче”
Айнур Шәймиев, Чаллы – “Иң зирәк егет”
Дәниф Муллахмәтов, Менделеевск – “Иң оста җырчы”.

“Татар егете – 2022” исеменә Балтачтан Инсаф Хәлиуллин лаек булды.

chelny-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*