Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында урнашкан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә укучылар белән очрашу узды. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе укучылары, укытучылары, ата-аналар бүлек эшчәнлеге, театр тормышы белән таныштылар.
Кунаклар каршында язучылар – Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Бадикова чыгыш ясадылар. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин укучыларны Чаллы язучылары, бүлек тарихы белән якыннанрак таныштырды.
Шулай ук театрның кече залында кунаклар белән түгәрәк өстәл янында фикер алышу булды. Очрашуга балалар сораулар әзерләп килгән, кыскача гына үзләре белән дә таныштырдылар. Ахырдан алар һәркайсы китап белән бүләкләнде.