tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районында «Динем-ислам, милләтем-татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы узды
Буа районында «Динем-ислам, милләтем-татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы узды

Буа районында «Динем-ислам, милләтем-татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы узды

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды

Шул уңайдан, Татарстанның Баулы районы Шалты авыл мәчетендә җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Наҗия Гильфанова «Динем-ислам, милләтем-татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы уздырды.

Очрашуда мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, укучы балалар, Шалты авыл мәчете имам-хатыйбы Магзянов Әсгать Мәхмүт улы да катнашты. Балаларга, мәчет-Аллаһ йорты , азан, намаз, ураза төшенчәләренә аңлатма бирелде, мәчет әдәбе аңлатылды.

Катнашучылар бергәләшеп мөнәҗәтләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Дин йортындагы очрашу мәчет тарафыннан әзерләнгән китаплар тарату белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*