tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының Мулл­анур Вахитов исеменд­әге гимназиясе укучылары язучылар белән очрашты
Чаллының Мулл­анур Вахитов исеменд­әге гимназиясе укучылары язучылар белән очрашты

Чаллының Мулл­анур Вахитов исеменд­әге гимназиясе укучылары язучылар белән очрашты

Аяз Гый­ләҗев исемендәге Чал­лы татар дәүләт драма театрында урнашкан Татарст­ан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә укучылар белән очрашу узды. Мулл­анур Вахитов исеменд­әге 2нче татар гимна­зиясе укучылары, укы­тучылары, ата-аналар бүлек эшчәнлеге, театр тормышы белән таныштылар.

Кунаклар кар­шында  язу­чылар – Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Бадикова чыгыш ясадылар. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин укучыларны Чаллы язучылары, бүлек тарихы белән якыннанрак таныштырды.

Шулай ук театрның кече залында кунаклар белән түгәрәк өстәл янында фикер алышу булды. Очрашуга балалар сораулар әзерләп килгән, кыскача гына үзләре белән дә таныштырдылар. Ахырдан алар һәркайсы китап белән бүләкләнде.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*