tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклы Сабан туенда атлар узышты
Чардаклы Сабан туенда атлар узышты

Чардаклы Сабан туенда атлар узышты

Татар халкының иң матур бәйрәме – Сабан туе узган шимбә көнне Чардаклы ипподромында гөрләде. Һава торышының матурлыгы, халыкның күплеге, төрле мәйданчыкларның көне буе гөрләп торуы милли бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.

Чардаклы районы Сабан туе быел ат чабышлары үткәрү белән күпләрнең күңелендә зур бәйрәм булып истә калыр.

Шәрәфле кунакларны каршы алып, авыл җирлекләре подворьеларын карап үткәннән соң, үзәк сәхнәдә бәйрәм тантанасына старт бирелде. “Сабан туе” җыры белән башланган чараны алып баручылар алыштырды. Милли бәйрәмебез турында шигырьләр яңгырагач, сәхнә түренә кунаклар күтәрелде. Алар чәкчәктән авыз иттеләр. Татар халкы олы эшләрне, бәйрәмнәрне һәрвакыт изге дога белән башлаган. Шуңа күрә сүз Шәрифулла хәзрәткә бирелде. Ул бөтен яланны яңгыратып азан әйтте. Аннары тантананы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров дәвам итте. Ул бәйрәмне ачык дип белдерде һәм Сабантуй әләмен күтәрергә әмер бирде. Флагны 2019 елның көрәш батыры Алмаз Хусаинов белән кыр батыры Зөфәр Сагиров күтәрделәр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов котлау сүзләрен ирештереп, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шушы чараны оештыруда катнашкан барлык милләттәшләребезгә дә рәхмәтемне юллыйм, диде ул. Районның милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов та кунакларга, халкыбызга, спонсорларга, оештыручыларга һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Бәйрәмне үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәт хатларымны чын күңелемнән тапшырам. Сез – таянычыбыз һәм терәгебез, бер генә чара да сездән башка узмый. Киң күңелле милләттәшләрем, сезгә мең-мең рәхмәт”,- диде Җәүдәт Абдулла улы.

Котлау сүзләреннән соң концерт программасы, көрәш һәм халык уеннары башланды. Өлкә ипподромыннан, Иске Майна һәм Чардаклы районнарыннан килгән атлар ярышы матур концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Концерт барышында бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм спонсорларның исемнәре яңгырап, аларга музыкаль бүләкләр ясалды.

“Ак чәчәкләр” ансамбле (җитәкчесе – Л.Хузеева), “Шанс” бию ансамбле (җитәкчесе – В.Юденичева), “Дуслык” ансамбле (җитәкчеләре – Гөлшат һәм Илнар Шакировлар), баянчы Ф.Димухаметов, гармунчы Р.Рамазанов, солистлар З.Гильмеева, Ф.Камалова, М.Махмутова, С.Мингазова, З.Тямаева, Ф.Хасянов, Э.Камалова, Н.Талызина, “Сандугачлар” ансамбле өч сәгать дәвамында матур җыр-биюләре белән халыкның күңелен ачтылар.

Менә инде мәйдан батырлары да билгеле булды. Үрән авылыннан Алмаз Хусаинов һәм Димитровград шәһәреннән (кунаклар арасыннан) Дмитрий Центнеров абсолют батыр исеменә лаек табылды. Кызлар арасында гер күтәрү буенча Елизавета Михайлова, Вероника Павлова, Анастасия Панфилова беренче, икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлештеләр. Егетләр арасында да җиңүчеләр билгеле: Булат Мухаметзянов, Дмитрий Бахитов һәм Рамил Кадермятов. Ә баганага үрмәләү буенча Артур Шараповка тиңнәр булмады.

Гөлсинә Герасимова,
Сабантуй бәйрәмен алып баручы, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*