Теләче халкы бердәмлек үрнәге күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Районда инде челтәр үрү буенча остарып беттеләр дисәң дә ялгыш булмас. Бу эшкә балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре башкалада узган мастер – классларда өйрәнеп кайтты да, белгәннәрен башкалар белән дә уртаклашты. Бу көннәрдә район мәдәният бүлегендә мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре янә маскировклау челтәре эшләде. Китапханәчеләр, мөгаллимнәр – һәркем вакытын табып әлеге изге эштә үз өлешен кертергә тырышты. Алар: “Тиз арада якташларыбыз гына туган якларыбызга исән-сау кайтсыннар, башкасы мөһим түгел”, – диләр. Аларның теләкләре тиз арада тормышка ашсын дип кенә телисе килә.
Чыганак: tulachi.ru