tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Челтәр үрәләр
Челтәр үрәләр

Челтәр үрәләр

Теләче халкы бердәмлек үрнәге күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Районда инде челтәр үрү буенча остарып беттеләр дисәң дә ялгыш булмас.  Бу эшкә балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре башкалада узган мастер – классларда өйрәнеп кайтты да, белгәннәрен башкалар белән дә уртаклашты.  Бу көннәрдә район мәдәният бүлегендә  мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре янә маскировклау челтәре эшләде. Китапханәчеләр, мөгаллимнәр –  һәркем вакытын табып әлеге изге эштә  үз өлешен кертергә тырышты. Алар: “Тиз арада  якташларыбыз гына туган якларыбызга исән-сау кайтсыннар, башкасы мөһим түгел”, – диләр. Аларның теләкләре тиз арада тормышка ашсын дип кенә телисе килә.

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*