tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хөсәин Фәизханов. Тормыш юлы» – бөек галимнең 200 еллыгына багышланган күргәзмә
«Хөсәин Фәизханов. Тормыш юлы» – бөек галимнең 200 еллыгына багышланган күргәзмә

«Хөсәин Фәизханов. Тормыш юлы» – бөек галимнең 200 еллыгына багышланган күргәзмә

Санкт-Петербург шәһәрендәге Россия Милли китапханәсенең яңа бинасында Хөсәин Фәизхановка багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды.

Хөсәин Фәизханов (1823-1866) кыска гына гомере эчендә үзен Көнчыгышны өйрәнүче (филолог һәм тарихчы), теолог һәм алдынгы мәгърифәтче буларак күрсәтә алган милләттәшебез.

Күргәзмәдә үзәк урын «Материалы по истории Крымского ханства» хезмәтенә бирелгән, аны төзегән өчен Х.Фәизханов Император Рус Археология җәмгыяте әгъзасы итеп сайланган – әлеге дәрәҗәгә ул татар-мөселманнары арасыннан беренчеләрдән лаек булган.

Күргәзмәнең зур өлешен Фәизхановның биографиясе һәм фәнни мирасы турындагы фәнни мәкаләләр тәшкил итә, алар арасында Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Ә. Вәлиди һәм М.Усмановның хезмәтләре бар. Бер бүлеге Габделгалләм Фәизханов эшләре белән таныштыра. Ул Х.Фәизханның туганы, педагогик, әдәби һәм публицистик эшчәнлек белән шөгыльләнгән.

Х.Фәизханов хезмәтләренең заманча басмалары «Мәдинә» нәшрият йорты тарафыннан, нәшриятның баш мөхәррире, теология докторы, профессор Дамир Мөхетдинов җитәкчелегендә әзерләнгән.

Күргәзмәне нәшрият йорты коллекциясеннән Фәизхановның фикердәшләре һәм замандашлары портретлары тулыландыра.

Тантаналы ачылышта РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Мәдинә” нәшрият йорты җитәкчесе Илдар Нуриманов, РФА Көнчыгыш кулъязмалары институты директоры Ирина Попова, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды киңәшчесе Алексей Потров, күргәзмәнең кураторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина һәм башкалар катнашты.

Күргәзмә Россиядәге “Укытучы һәм остаз елы”на багышлана һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, «Мәдинә» нәшрият йорты белән берлектә Хөсәин Фәизхановның 200 еллыгына багышланган чаралар программасы нигезендә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгында оештырыла.

Күргәзмә ноябрь ае буена дәвам итәчәк.
Керү укучы билетлары буенча.
Адресы: Санкт-Петербург, Московский просп., д. 165, корп. 2, 2-й этаж

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*