tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдатларга оекбашлар бәйлиләр
Солдатларга оекбашлар бәйлиләр

Солдатларга оекбашлар бәйлиләр

«Ак калфак» Тубыл шәһәре иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы әгъзаларының “Солдатка җылылык бүләк ит” хәйрия акциясендә катнашулары традициягә керде. Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләр өчен оекбашлар бәйләүчеләр үз өлешләрен кертергә тырышалар. “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу ханым Юнысова: ”Аллаһыдан ярдәм сорап, догалар укып, ихлас күңелебез белән бәйлибез. Бәйләгән оекбашаларыбыз солдатларыбызга ярдәм итәсенә ышанабыз. Бу изге эшләрне алга таба да дәвам итәргә планлаштырабыз. Без лаеклы ялда булсак та, актив яшәү рәвешен алып барабыз. Равилә ханым Фазыйловага, Нәсимә ханым Кормановага, Фәния ханым Мәлибаевага рәхмәтләремне белдерәм”, – дип сөйләде.

Күпләп оекбаш бәйләүчеләрнең берсе Нәсимә Корманова: ”Без хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән эшлибез. Бу яхшы гамәлне буш вакытыбызда өйдә башкарабыз. Оешмабызда күп кеше булмасак та, безнең апалар уңганнар, оста куллылар, ярдәмчелләр, мәрхәмәтле кешеләр. Җитәкчебез Айсылу Әптелмән кызы тырыш, кирәкле, файдалы уйларны тормышка ашырырга омтыла. Мондый игелекле эштә теләге булган һәркем катнаша ала. Әйберләрне Тубылдагы “Бердәм Россия” партиясенең бүлекчәсенә тапшыра алалар”, – дип сөйләде. “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасына Эдуард хәзрәт Юнысов һәм Тимур хаҗи Ниязов 50 пар оекбаш, бияләйләр бәйләргә йон җепләр сатып алыр өчен матди ярдәм күрсәтәләр.

Тубыллылар бу эш белән мәҗбүри түгел, ә күңел кушуы буенча шөгыльләнәләр. 84 яшен тутырган ветеран укытучы Заһидә апа Бекенина да оекбашлар бәйләп “Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсенә беренчеләрдән булып тапшырды.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*