tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста бөек композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алдылар
Апаста бөек композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алдылар

Апаста бөек композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алдылар

Сара Садыйкова бюстена чәчәкләр салынды, сөекле композиторыбыз турында истәлекләр яңгырады.

Искә алу чарасына композиторның иҗатын яраткан, хөрмәт иткән райондашлар, ветераннар, китапханә һәм музей хезмәткәрләре җыелды. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов Сара апаның аудиоязмада сакланган моңнарын яңгыратты.

“Мин шәхсән Сара апаны бер генә тапкыр күреп калдым. Ә иҗатын бик күп еллар өйрәндем. Музеебызда аның исемен мәңгеләштерү өлкәсендә эшебез һаман да дәвам итә. Аның турында истәлекләр, экспонатлар туплана”, – диде Рәмис Ногманов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Сара апа Садыйкованың район халкы күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклануын билгеләп узды.

“Сара апа Садыйкова Апас районын гомере буе үзенең туган җире дип атады. Бүгенге көндә райондашларыбыз күңелендә аның турында истәлекләр яши. Районыбызда Сара Садыйкова исемен мәңгеләштерү өлкәсендә эш дәвам итә. Район үзәгендә якташыбыз хөрмәтенә бюст урнаштырылды. Апаста яңа урамнарның берсенә аның исеме бирелде. Хәзер районыбызның балалар сәнгать мәктәбе дә Сара апа Садыйкованың олуг исемен йөртә”, – дип белдерде Гөлүсә Галләмова.

Мәшһүр композиторыбызның туган ягы – Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина музейдан кеше өзелмәвен билгеләп үтте.

“Сара апа Садыйкова – авылыбызның йөзек кашы. Тутайдагы музейда 1 меңнән артык экспонат саклана. Музеебыз ишекләре һәрвакыт ачык”, – диде музей җитәкчесе.

Озак еллар Кызыл-Тауга авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Мәрьям апа Хәерова Сара апа Садыйкованы аеруча җылы хисләр белән искә алды.

“Сара апа белән бик якыннан 1985нче елда очраштык. Сара апа белә Мәсхүдә апа Шәмсетдинова авылыбзга кайттылар. Очрашу вакытында мин Сара апаның бик кешелекле, ярдәмчел, олы хөрмәткә лаек булуына чын күңелемнән инандым. Сара апа балаларны, халыкны бик яратты. Алар белән уртак тел тапты. Кукуруз басуында тир түгеп хезмәт куючы кыр хезмәтчәннәре белән дә очрашты. Шул вакытта балалар өчен фортепиано алуыбызны үтенде. Балаларны бик нык өйрәтәсе килде. Тик, бу бәхеткә ирешә алмадык. Сара апа авырып китеп, хастаханәдә булды, – дип искә алды Мәрьям апа Хәерова.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*