Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла.
Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак.
-Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең “Нур” хәйрия фонды ярдәме белән истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары – Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, – ди Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне 11 апрель көнне иртәнге 8гә Чирмешәннең үзәк мәчетендә көтәбез.