tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсының финалы узды
Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсының финалы узды

Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсының финалы узды

Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсы 4 нче тапкыр оештырыла. Быел анда башкаладагы балалар бакчаларыннан 144 сабый катнашкан. 13 бала финалга чыкты. “Сәйдәш” мәдәният йорты сәхнәсендә алар жюри һәм тамашачы каршында үз осталыкларын тагын бер кат күрсәтте. Малайлар һәм кызлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Катнашучыларның барсы да әзерлекле, туган телләрендә камил аралаша. Нәтиҗәдә, жюри гран-при иясен билгеләмәскә булды. Барлык катнашучылар да “Булдыклы кызчык”, “Сабыр малай” һ.б. номинацияләрдә җиңү яулады. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белдергәнчә, балалар һәммәсе җиңүгә лаек. Сабыйлар Бөтендөнья татар конгрессы бүләгенә – велосипедларга һәм дипломнарга лаек булды.

Җиңүчеләр исемлеге:

Хәбибрахманова Мәдинә (Идел буе районының 194 нче балалар бакчасы) — «Һөнәрле кыз»
Камалиева Галия (Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасы) — «Максатчан кыз»
Сафиуллина Зәлия (Киров районының 134 нче балалар бакчасы) — «Мәрхәмәтле кыз»
Гарипова Камилә (Совет районының 399 нчы балалар бакчасы) — «Булдыклы кыз»
Ихсанова Әминә (Совет районының 109 нчы балалар бакчасы) — «Әдәпле кыз»
Сафиуллина Асилә (Яңа Савин районының 405 балалар бакчасы) — «Сәләтле кыз»
Нәбиуллин Самат (Идел буе районының 379 нчы балалар бакчасы) — «Тыйнак егет»
Мостафин Ризван (Мәскәү районының 395 нче балалар бакчасы) — «Ихлас егет»
Җамалетдинов Радель (Киров районының 122 нче балалар бакчасы) — «Сабыр егет»
Васильев Ансар (Совет районының 206 нчы балалар бакчасы) — «Инсафлы егет»
Сафин Данис (Совет районының 135 нче балалар бакчасы) — «Кызыксынучан егет»
Ризванов Гайсә (Совет районының 167 нче балалар бакчасы) — «Тырыш егет»
Җиһаншин Марат (Яңа Савин районының 208 нче балалар бакчасы) — «Җитез егет».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*