Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар
Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар

Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар

Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла.

Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак.

-Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең “Нур” хәйрия фонды ярдәме белән  истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары – Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, – ди Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне 11 апрель көнне иртәнге 8гә Чирмешәннең үзәк мәчетендә көтәбез.

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*