Бөтендөнья татар конгрессында «Чистай өязендә татар тарихын үстерү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Бу очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Аның эшендә хатын-кызларга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү буенча җәмәгать оешмасы «Сириус» җитәкчесе Сурия Усманова, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары – Айрат Файзрахманов, тарих фәннәре докторы, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының баш мөхәррире – Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре кандидаты, А. Х. Халиков исемендәге археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин катнашты. Түгәрәк өстәлдә татар язучылары, галимнәре, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре музейларын ачу ( мәсәлән, Г.Исхакый, Фуат Туктаров, Гариф Бадамшин, Хөсәен Ямашев һ.б.), мемориаль такталар кую, төрки халыклар арасында татар фән, сәнгать, әдәбият эшлеклеләренең хезмәтләрен мәңгеләштерү кебек төбәк тарихына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.