tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай төбәгендә татар тарихын барлау өчен нишләргә?
Чистай төбәгендә татар тарихын барлау өчен нишләргә?

Чистай төбәгендә татар тарихын барлау өчен нишләргә?

Бөтендөнья татар конгрессында «Чистай өязендә татар тарихын үстерү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Бу очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Аның эшендә хатын-кызларга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү буенча җәмәгать оешмасы «Сириус» җитәкчесе Сурия Усманова, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары – Айрат Файзрахманов,  тарих фәннәре докторы, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының баш мөхәррире – Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре кандидаты, А. Х. Халиков исемендәге археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин катнашты.  Түгәрәк өстәлдә татар язучылары, галимнәре, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре музейларын ачу ( мәсәлән, Г.Исхакый, Фуат Туктаров, Гариф Бадамшин, Хөсәен Ямашев һ.б.), мемориаль такталар кую, төрки халыклар арасында татар фән, сәнгать, әдәбият эшлеклеләренең хезмәтләрен мәңгеләштерү кебек төбәк тарихына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*