tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Йолдыз авылында “Алтын туй һәм өй туе” мәҗлесендә катнашты
Милли Шура рәисе Йолдыз авылында “Алтын туй һәм өй туе” мәҗлесендә катнашты

Милли Шура рәисе Йолдыз авылында “Алтын туй һәм өй туе” мәҗлесендә катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Бүген ул Йолдыз авылында “Алтын туй һәм өй туе” мәҗлесендә катнашты.

Тантаналы мәҗлес авыл имамы Әхмәдулла Хәбибуллин йортында узды. Алар хатыны белән инде 50 ел бергә гомер итәләр. Йолдыз халкына дин гыйлеме таратучы Әхмәдулла хәзрәт эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Актив милләттәшләребезнең берсе буларак, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга да үз өлешен кертә.

Узган елның 7 маенда Йолдыз авылында янгын чыккач та, авылдашларына иң беренчеләрдән булып ярдәм итү өчен бар җаваплылыкны ул үз өстенә алды. Әхмәдулла Хәбибуллинның янгын вакытында үзенең дә йорты көлгә әйләнде, бар техникасы диярлек һәм чәчүлек орлыгы янып бетте.

Бүген Әхмәдулла Хәбибуллин гаиләсе язмыш сынауларын җиңеп чыгып бәйрәм итә. Хатыны белән бергә Алтын туйларын яңа салынган йортларында  туганнарын, дусларын җыеп билгеләп үтәләр.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев юбилярларны бәйрәмнәре белән котлап рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*