tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларны карады
Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларны карады

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларны карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Ул Йолдыз авылында яңа төзелгән йортларны карады.

Исегезгә төшерәбез, татар авылында узган елның 7 маенда көчле янгын чыгып, авыл тулысынча диярлек янып бетте. 370 йортның 280е көлгә әйләнде. Мәчет, кибет, мәктәп һәм клуб, борынгы урамнарның берсе исән калды. Берничә ай эчендә Йолдыз татар эшмәкәрләре, гади халык һәм Татарстан Республикасы, Курган өлкәсе Хөкүмәтләре ярдәмендә кабат торгызылды. “Татнефть” ширкәте дә янгыннан зыян күрүчеләргә үз хисабына 18 йорт салып бирде.

Төзелеш барышын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз контролендә тотты.

Бүген Милли Шура рәисе Йолдыз авылында авыл халкы белән аралашты. Яңа төзелгән йортларны карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*