tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Йолдыз авылында Җомга намазында булды
Милли Шура рәисе Йолдыз авылында Җомга намазында булды

Милли Шура рәисе Йолдыз авылында Җомга намазында булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына килде. Монда ул авыл халкы белән бергә мәчеттә Җомга намазында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Курган өлкәсендәге Йолдыз авылы узган елның май аенда янгын чыгып зур зыян күргән иде. Авылның бер урамы гына уттан сакланып калды. Ел дәвамында татар авылы эшмәкәрләр, гади халык һәм Татарстан Республикасы, Курган өлкәсе Хөкүмәтләре ярдәмендә яңадан торгызылды. Төп оештыру эшләре Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан алып барылды. Төзелеш эшләрен даими рәвештә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзе күзәтеп тора.

Милли Шура рәисе бүген дә Йолдыз авылында барган эшләр белән таныша һәм биредә үтүче “Өй туе”нда да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*