tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы башланды
Ульяновск өлкәсендәге Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы башланды

Ульяновск өлкәсендәге Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы башланды

Ульяновск өлкәсендәге Карсун районында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына старт бирелде. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Карсун районында ел саен район администрациясе һәм татар автономиясе инициативасы белән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты — милли үзаңны үстерүгә, татар телен һәм мәдәниятен, халкыбызның тарихын өйрәнүгә, төрле милләт вәкилләре белән дуслык элемтәләрен ныгытуга этәргеч бирү.

Барлык белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә — мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә татар халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыруга юнәлдерелгән мәдәни массакүләм чаралар үткәрү каралган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*