Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда «Гореф-гадәт – изге мирас» район фестивале башланды
Баулыда «Гореф-гадәт – изге мирас» район фестивале башланды

Баулыда «Гореф-гадәт – изге мирас» район фестивале башланды

Татар Кандызы авылы мәдәният йортында «Гореф-гадәт – изге мирас» диеп исемләнгән фольклор коллективларның VIIIнче район фестивале старт алды. Сәхнәдә Татар Кандызы, Удмурт Ташлысы, Поповка һәм Алексеевка авыллары мәдәният йортлары үзешчән артистлары үзләренең чыгышларын күрсәтте.

– Бүген без татар халкының борынгыдан килгән “Бәлеш урлау” йоласын сәхнәләштердек, – дип сөйләде Татар Кандызыннан концертта катнашучы Ләйсән Нигмаева. – Бүген сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә катнаша. Балалар, яшьләр гореф-гадәтләрне, әби-бабаларыбызның йолаларын онытырга тиеш түгел.
Фольклор фестивале концерты бер сулышта үтте.

Фестиваль кысаларында чираттагы концерт Шалты мәдәният йортында 25 гыйнвар көнне үтте. Анда Шалты, Хәнсевәр, Яңа Чүте, Новозареченск, Николашкино, Измайлово авыллары чыгыш ясаячак.

bavly-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*