tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Первоуральск шәһәрендә танылган эшмәкәр, меценат Ринат Әскәровны соңгы юлга озаттылар

ВИДЕО: Первоуральск шәһәрендә танылган эшмәкәр, меценат Ринат Әскәровны соңгы юлга озаттылар

Бүген Первоуральск шәһәрендә Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, танылган эшмәкәр, меценат Ринат Әскәровны соңгы юлга озаттылар. Ул 24 нче гыйнварда юл һаләкәтендә фаҗигале төстә вафат булды. Ринат Әдисун улы  өлкәдә татар халкының дини һәм милли үсешенә зур өлеш керткән шәхес. 90нчы еллардан бирле һәрчак милли хәрәкәт башында торды. Өлкәдә чыгучы “Саф чишмә” газетасын оештыручыларның һәм төп иганәчеләренең берсе булды.

Милләттәшебезне соңгы юлга озатырга беренчеләрдән булып Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде. Ул чәчәк бәйләмнәре салды, гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

“Без бүген якын дустыбызны соңгы юлга озатабыз. Аңа зур хезмәтләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу көннәрдә без Свердловск өлкәсенә эш сәфәре белән килергә тиеш идек. Бик күләмле программа төзелде. Ләкин без һич кенә дә бүген, шушындый изге җомга көнендә, якын дустыбыз белән хушлашырга туры килер дип күзалдына да китермәгән идек. Ринат әфәнде бик зирәк акыллы, шул ук вакытта тыныч холыклы, көр күңелле кеше иде. 55 яшьлек ир-егет турында бүген үткән заманда сөйләү бик авыр. Үзеннән соң ул өлкә өчен дә, Татарстан өчен дә бик күп эшләр башкарып калдырды. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, куелган бурычларны үтәргә әзер иде. Бөтендөнья татар конгрессында да барлык милләттәшләребез өчен үрнәк булып торды. 2019 нчы елда Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы рәисен сайлаганда, зал тулы халык  җитәкче итеп аны күрергә теләде. Ул өлкәдә татарларның чын лидеры, киң күңелле меценат булды. Милләт эшендә ул бар юнәлештә дә аңлап, һәркем белән уртак фикергә килеп эшләде. Бүгенге кайгылы көндә мин гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, аларга сабырлык телим. Без Ринат әфәфнденең хезмәтләрен онытмабыз,”-диде Васил Шәйхразыев.

Матәм чарасында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары, “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире Фавия Сафиуллина, Россия Дәүләт Думасы депутаты Глеб Ковпак һ.б. рәсми затлар чыгыш ясап, Ринат Әскәровның халкыбыз өчен башкарган эшләрен югары бәяләде, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Җеназа намазын Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов укыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*