“Чистай” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы hәм аның каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын- кызлары оешмасы тарафыннан туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елының йомгаклау тантанасы узды.
Бу тантанада Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәhәре бүлекчәсе җитәкчесе, шәhәр Советы депутаты Фәрит әфәнде Мифтахов hәм шагыйрә Минзифа ханым Әхмәтшина, шәhәребез мөхтәсибәте, аксакаллар, шәhәребез зыялылары hәм башкалар катнашты.