tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыллыларга спектакль ошады
Тубыллыларга спектакль ошады

Тубыллыларга спектакль ошады

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә үзешчән театр коллективы тамашачылар игьтибарына Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның әсәре буенча куелган “Бер күрешү-үзе бер гомер” спектаклен тәкъдим иттеләр.Тамашачылар күп еллар элек-1996нчы елда язылган пьесса бүгенге көндә дә актуаль булганын күрде. Рольләрне башкарган артистлар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Алар бөтенесе сәхнәдә үзләрен иркен тотып, рольләрне оста уйнадылар. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Мәдинә Уразметова, рольләрне башкаручылар себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Рузалия Корманалиева, Илнар Көлмәмәтьев, Мәфрүзә Мортазина, Илтус Уразмәмәтов җырчы да, уен коралларында да уйный белгән, сәхнәләштегән күренешләрдә дә катнашкан оста. Спектакль юмор, милли көйләр, җырлар, гармун тавышлары белән бизәлеп барды. Сәхнәдә вакыйгалар үзгәрде, декорацияләр, костюмнар алышынып торды. Сәләтле уйнаучы үзешчән актерлар чын күңелләреннән сөйләделәр, көлделәр, кайгырдылар, шатландылар. Артистлар үз геройларының характерларын югары дәрәҗәдә ачтылар. Спектакльнең идеясе һәркемгә аңлашылды, таныш булды.

Мисалга, Мәрьям белән Әхмәт гаиләсендә ир кеше балалар тавышы белән гөрләп торган, өстәлләре сый-хөрмәткә тулы булган үзенең йорты турында уйласа, хатыны сериаллар карарга ярата, Мальдив утрауларында ял итеп яшәү турында хыялланып яши. Икенче парның тормышы бөтенләй башка. Алар өчен тормышта башка кыйммәтләр дә бар. Спектакльдән соң, бүгенге көндә дә бу әсәрдәге геройларның тормышына охшаган гаиләләр барлыгы турында фикерләре белән уртаклашты тубыллылар.

Мәдинә Рәхим кызы:”Спектакльдә оста һәм танылган, күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән кешеләр үз рольләрен җиренә җиткереп уйнадылар. Аларның арасында яшь талантлы егетебез Илнар Көлмәмәтьев үзенең ролен бик яхшы башкарды. Киләчәктә дә татар спектакльләрне сәхнәгә кую өчен әле күп эшләргә кирәк. Спектакльләр аркылы яшь буында татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт уятабыз. Тамашачыларыбыз театр сәнгатенә тартылырлар, заллар тулы булыр дип ышанып калам”,-диде. Күңелләргә үтеп керерлек итеп татар спектакльләрне сәхнәгә куючылар, спектакльне каручылар булганда мәдәниятебез дә гөрләп торыр.

Тубыл тамашачылары уңыш казанган спектакльне оештыручы режиссер М.Р.Уразметовага, актерларга, себер татар мәдәният үзәге директоры В.Ш.Якуповка, үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләр белдерделәр.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*