tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиевне сайлауга 30 ел тулу хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды
Минтимер Шәймиевне сайлауга 30 ел тулу хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды

Минтимер Шәймиевне сайлауга 30 ел тулу хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды

Казанда «Адымнар» күп телле мәктәбендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бөтен халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә ачылды.

1991 елның 12 июнендә беренче Президент итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайланды. Күргәзмәгә республиканың иң яңа тарихында — 1991-2010 елларда Минтимер Шәрип улы Шәймиев президент булган чордагы хәлиткеч вакыйгалар чагылдырылган фоторәсемнәр куелган: ТР Дәүләт суверенитеты турында декларация, Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү, Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм итү һ.б.

«Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов күргәзмәнең Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее алдыннан оештырылганын искәртте. «Беренче Президентыбыз күп телле мәктәпләрне булдыруга, республиканың икътисад ягыннан үсешенә, милләтара дуслыкны булдыруга күп көчен кертте. Горурланып һәрберебез „мин татарстанлы“ дип ихластан әйтәбез. Республиканың казанышларын Минтимер Шәриповичсыз күз алдына китереп тә булмый», — дип сәламләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп: «Минтимер Шәрипович сезгә бик күп сәламнәрен җиткерде, „әйбәт укысыннар“ диде. Сезнең турында һәрвакыт сораштырып, кайгыртып тора, аның ышанычын акларсыз дип уйлыйм», — диде.

Ул күргәзмәнең 1991-2010 еллар вакыйгаларын үз эченә алганын искәртте. Киләчәктә Минтимер Шәймиевнең «Яңарыш» республика фонды эше кысаларында, Болгар һәм Зөяне торгызу, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларына нигез салу эшчәнлеген чагылдырган фотосурәтләр белән күргәзмә тагын да киңәер дигән теләктә калды.

Фотоларда, Татарстанның беренче Президенты командасында эшләп, республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне дә күрергә мөмкин. Күргәзмәгә фото һәм видео материаллар ТР Президенты матбугат хезмәте архивыннан алынган.

Күргәзмәне «Татмедиа» Республика агентлыгы ТР Президенты Аппараты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты ярдәмендә оештырды.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*