tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә эшмәкәрләр белән очрашу узды
Ульяновск шәһәрендә эшмәкәрләр белән очрашу узды

Ульяновск шәһәрендә эшмәкәрләр белән очрашу узды

Ульяновск шәһәренең “Бизнесменнар йорты°нда эшмәкәрлек үсешенә булышлык күрсәтү үзәге рәисе Руслан Гайнетдинов җитәкчелегендә Сембер төбәге һәм Мордовия Республикасы эшмәкәрләре белән эшлекле очрашу узды.

Сөйләшү, нигездә, киләчәктә ике төбәк арасында хезмәттәшлек итү хакында барды. Мордовия Республикасының кече һәм урта бизнес профсоюзы рәисе Рәис Хәйров җитәкчелегендәге делегацияне Ульяновскиның сыйфатлы җиһазлары һәм “Бостан” фирмасы җитештергән костюмнар кызыксындыра.

Ә Семберлеләр исә, Мордовиядә җитештерелгән хәләл ризыкларны үз итәләр икән. Киләсе елда ике төбәк тә федераль күләмдә Сабантуй уздырырга җыеналар.Очрашуда катнашучылар милли бәйрәмне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һөм күрешү хөрмәтенә бүләкләр тапшырдылар

emet73tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*