tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәр сәхнәсендә авыл сабан туе
Шәһәр сәхнәсендә авыл сабан туе

Шәһәр сәхнәсендә авыл сабан туе

Кызганычка каршы, һәркайсыбыз өзелеп яраткан, ел буе көтеп ал­ган, әби-бабаларыбыздан килгән милли бәйрәмебез Сабантуй ике ел инде һәркемгә билгеле сәбәпләр буенча үткәрелми. Әмма ләкин зур мәйданнар яулап, тирә-якны шау-гөр китереп милли бәйрәмебезне үткәреп булмаса да, без аны халкыбыз күңелендә төрле юллар белән саклап калырга тиеш. Нәкъ шушы максатны өстен куеп, Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәре татарлары автономияләре икенче ел инде “Сабантуй мизгелләре” дип исемләнгән иҗади конкурслар фестивале оештыра.

Аллаһыга шөкер, быел әлеге бәйгедә катнашучылар шактый байтак иде, ә араларында үсеп килүче буынның күп булуы бигрәк сөендерде. Компетентлы жюри билгеләгән призлы урыннар ияләре 10 декабрь көнне Дзержинск шәһәренең “Химиклар” мәдәният йортында җирле автономия тырышлыгы белән оештырылган “Сабантуй-2021” исем­ле музыкаль тамашада катнашты – Кочко-Пожар авылыннан «За­ман яшьләре» һәм Татар Моклокасының «Моклока шәкертләре” фольклор бию төркемнәре әлеге чараның бизәге булды.

Алар җыр-биюләр белән үрелеп барган чыгышларында, фоль­клор композицияләр кулланып, милли бәйрәмебезнең бөтен ма­турлыгын, үзенчәлекләрен тама­шачыга сәхнәләштереп җиткерергә тырыштылар һәм, әйтергә кирәк, булдырдылар.

Моңа кадәр авыллардан килгән үзешчәннәрне шәһәрнең мәдәни үзәгендә бик җылы каршы ал­дылар. Милли ризыклардан ко­рылган табын артында сыйланып, яшь кунакларыбыз Дзержинск һәм Түбән Новгородтан килгән яшьтәшләре белән танышып аралаштылар, җырлап-биеп тә алдылар. Шулай ук кабул итүче як тарафыннан сый-нигъмәт алган кунаклар өчен җирле ав­тономия активистлары, чын мәгънәдә, Кече сабантуй да оеш­тырдылар. Балалар да, аларның җитәкчеләре дә бик теләп төрле татар халык уеннарында көч сы­нашты – капчыклар киеп, кашыкка йомырка куеп узышты, канат тар­тышты.

Әтөп могҗиза һәм күңел ачу һәркемне «Химиклар» мәдәният сараенда көтеп алды. Импровизацияләнгән Сабантуй өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның сәламләү сүзе белән башланды. Ул бары­сын да бәйрәм белән котлап, озак еллар дәвамында Дзержинскның җирле автономиясен җитәкләгән Мостафа Фатыйховка химиклар шәһәре татарларының милли мәдәниятен саклап калудагы казанышлары өчен һәм түгәрәк юбилее уңаеннан медаль тап­шырды. Әменә Гаяз хәзрәт үзе, бу шәһәр һәм биредә яшәүче та­тарлар тарихында тирән эз кал­дырган шәхес буларак, өлкә авто­номиясе тарафыннан истәлекле бүләккә лаек булды. Нәкъ менә ул Дзержинскта гына түгел, ә ту­лаем Нижгар өлкәсендә дә милли мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм динебезне торгызуның ба­шында торды. Шулай ук аның эшен бүген лаеклы дәвам итүче, җирле автономия рәисе Рамил Әхмәт улы Надюковка да истәлекле бүләк тапшырылды.

Чара барышында өлкә авто­номиясе оештырган «Сабан­туй мизгелләре» конкурсына да йомгак ясалды һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Биредә, беренче итеп, Зөһрә ха­ным Абдулинаның тырышлыгына тиешле бәя бирәсе килә, чөнки бүгенге көндә аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бу шәһәр балалары һәм яшүсмерләре бар­лык өлкә конкурсларында да ак­тив катнаша. Бу юлы да ул укыта торган татар якшәмбе мәктәбе укучылары, «Дзержинскта Сабан­туй» дигән күмәк кул эшләре өчен лаеклы беренче урынны яулады, шулай ук башка номинацияләрдә дә берничә призлы урынга лаек булды.

Ә өлкә автономиясеннән музыкаль бүләк була­рак, бу көнне конкурсның «Фольклор композицияләр» номинациясендә җиңү яулаган Кочко-Пожар һәм Татар Мокло­касы клублары коллективлары «Сабантуй мизгелләре» про­граммасы белән чыгыш ясады. Аларның искиткеч һәм җиренә җиткезеп әзерләнгән номер­лары, берничә минутка гына булса да, һәркемне кояшлы җәйгә, колач җәйгән Сабантуй мәйданнарына алып кайтты. Балалар сәхнә түрендә кап­чык киеп йөгергән, милли уен­нар уйнаган, күңелле җырлар  башкарган, элеккечә сөлгеләр тотып көрәшкән минутларда дөньядагы барлык проблема­лар, борчу-мәшәкатьләр вакыт­лыча гына булса да онытылып торды. Оештыручылар әйтүенчә, бу төркемнәрнең чыгышлары бәйрәмне бизәп кенә калмады, ә безнең барыбызга да тагын бер кабат гореф-гадәтләребезне искә төшерде. Әлеге иҗади бәйгеләрнең максаты да шул бит – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау, та­рихны барлау, аларны яңадан торгызу. Халкыбызга мондый кирәкле чараларны оешты­ру өлкә хөкүмәте ярдәмендә мөмкин булып тора.

Икенче бүлектә тамашачылар өчен оештыручылар тарафын­нан тагын да күңеллерәк сюрприз әзерләнгән иде – Татарстанның атказанган артистлары Резеда Шәрәфиева, Рафаэль Якубов, Рөстәм һәм Миләүшә Насыйбул­линнар матур концерт бирде. Әйе, бер генә Сабантуй да танылган җырчы-артистлар чыгышыннан башка узмый, менә биредә дә бу матур традиция исәпкә алынган иде.

Казан кунаклары чыгыш яса­ганда, иң кечкенә тамашачылар өчен фойеда әти-әниләребезнең балачак уеннары оештырыл­ды. Менә монысы кичәнең иң кыйммәтлеседер, чөнки алар игътибарларын телефонга түгел, ә яшьтәшләре белән аралашу­га, гореф-гадәтләребезне, уен­нарыбызны, җыр-биюләребезне өйрәнүгә юнәлтте.

Бу искиткеч бәйрәмгә эләгүчеләрнең барысы да төп оештыручылар – җирле авто­номия җитәкчелегенә, шулай ук ерак юлны якын итеп килгән, үзләренең матур чыгышла­ры белән бәйрәмгә аерым ямь өстәгән моклокалы һәм коч­копожарлы кунакларга олы рәхмәтләрен белдерде.

Һәм шуны да өстисе килә, татар­лар бергә һәм бердәм булганда гына бар эшне тагын да яхшырак, лаеклырак һәм масштаблырак башкара ала. “Сабантуй-2021” ча­расы да соңгы булмасын, алда безне берләштерүче, көч өстәүче, эшләргә дәрт бирүче күңелле һәм шатлыклы бәйрәмнәр генә көтсен иде.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

өлкә “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*