Күркәм гадәт буенча Мунчәли авылында быел да Мунчәли укулары узды. Чара 16нчы тапкыр үткәрелә һәм әйтергә кирәк, аның елдан-ел төбәкара дәрәҗәсе тагын да арта. Мунчәли укуларының быелгысына илебезнең сигез төбәгеннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре җыелды, әлбәттә чарада республикабызның дәрәҗәле кунаклары һәм районыбызның мәчет-мәхәлләләреннән имамнар, мөслимәләр дә катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Мунчәли укулары Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде һәм аның төп темасы да «Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дип исемләнгән иде.
Кунакларны каршы алу гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп, «Кыз урлау», «Никах уку», «Балага исем кушу», «Баланы сөннәткә утырту» кебек театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп алып барылды. Махсус палаткаларда район китапханәчеләре, крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре, район пенсионерлар берлеге вәкиилләре милли кием, ризыклар, дару үләннәре, аларны әзерләү, пешерү, киптерү серләре белән уртаклаштылар.
Мәйданның икенче ягындагы палаткаларда, шулай ук, Казан шәһәреннән килгән осталар тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча мастр-класслар үткәрделәр.
Чүпрәле мөхтәсибәте дә дини җыенга үз өлешен кертеп, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балаларның чыгышларын тәкъдим итте. «Мәрҗән» тәрбия үзәгенә йөрүче балалар, коръән сүрәләре, догалар укыды, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарды. Программаны мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерләгән иде.
Чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгырады, шулай ук, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясадылар.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров:
—16 ел үткәрү дәверендә “Мунчәли укулары«ның дәрәҗәсе тагын да артты. Бу бүгенге чарага килгән кунаклардан саныннан да күренә. Әлеге укулар Туфан ага Миңнуллинның фикере, тәкъдим итүе белән башлангыч алган иде. Гәрчә, бу җирлектән булмаса да, ул районыбызның Мунчәли авылын бик якын күреп, еш кына кайтып йөреде. Мунчәли авылы үзенең күренекле шәхесләре белән данлыклы. Биредә ике герой туган, беренчесе аның Советлар Союзы Герое Нурулла Фазлаев, икенчесе —Социалистик хезмәт Герое Абдулла Сабирҗанов. Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис шушы авыл мәктәбендә белем алып, тәрбияләнгән, биредә шагыйрь Рәмис Әймәт туып, үскән, республика прокуроры Сәйфихан Нәфиев бу авылдан, галим Нурмөхәммәт Хисамов, Татарстанның атказанган урманчысы Ирфан ага Халитов чыккан, атказанган табиб Иршат Измайлов җырчы Алсу Әбелханова һәм башка күп кенә күренекле шәхесләребезнең тамырлары Мунчәли авылы белән бәйләнгән. Биредә бик тырыш, уңган, булган халык яши. Милләтебезне, мәдәниятебезне, телебезне, динебезне тарихыбызны саклауган юнәлдерелгән бүгенге чара да чара да шушы авыл халкының бердәм булуы, тырышлыгы бәрабәренә оештырыла, әлбәттә бу бик олы игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Шушы милли кыйммәтләребезне без киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Чараның исеме дә шуны күздә тотып үткәрелә быел,-диде рәхмәт сүзләрен әйтеп.
Марат Ринат улы авыл тормышында, хуҗалыгында, районның социаль-икътисади өлкәсендә үзләреннән олы өлеш кертеп хезмәт куйган Мунчәли авылы хезмәтчәннәренә, авылны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләргә «Чүпрәленең 90 еллыгы» медален, Рәхмәт Хатларын, бүләкләр тапшырды. Аерым рәхмәт сүзләре бүгенге көндә махсус хәрби операциядә улары, якыннары булучыларга әйтелде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
—Әлеге чараның хикмәте—үзара аралашу дип кабул итәргә кирәк. Пәйгамәберез с. г. в. да: «Үзара аралашыгыз, аралашсагыз йөзегез нулы булыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр», дигән. Әлбәттә, барыбызны да борчый торган әйбер бар: милләтебезнең соңгы 10 елда сан кимүе күзәтелә.Авылда яшәүчеләр азая, буш йортлар арта. Шушы очрашулар туган җиребезгә, илебезгә, яшәгән урыныбызга мәхәббәт сала алса, нәтиҗәле булыр иде. Хәдисләрдә, ахырзаман җитә дисәләр дә, бер үсенте утыртып калыгыз диелгән. Моны янәшәбездәге яшь буынга, дин, милләт, тел, туган җир дигән орлыкны салып калыгыз, дип аңларга кирәк. Бүген авылда яшәргә бөтен шартлар бар, әмма ата-ана төп нигездә яши торган баласын этә-төртә шәһәргә озата. Төп нигез уллар, киленнәр белән гөрләп торса, авыл яшәяәк, шуны аңласак иде. Шушы очрашулар фикерләр үзгәрүенә этәргеч, милләтебезнең саклануына сәбәпче булса иде.
Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекле бер өлеше булып, шәҗәрәләргә бәйләнгән бәйгене үткәрү торды. Бәйге беренче тапкыр оештырылуына карамастан, катнашучылар саны 70кә җиткән. Әйтергә кирәк, бәйрәмгә кайткан дәрәҗәле кунаклар да үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Бу уңайдан Җәлил хәзрәт Фазлыев үз фикерен болай дип белдерде.
“Хәзер өйләрдә токымлы, нәселле мәче, эт асрау модасы китте. Ни гаҗәп, хайваннарның нәселе хакында бөтен документларны булдыралар, ә үзләренең ата- бабасын, үзенең кайдан килеп чыкканлыгын әйтеп бирә алмыйлар”,-диде.
Шәхсән Җәлил хәзрәт Фазлыев нәселләренең 33 буынына кадәр мәгълүмат табуын сөйләде. Бу уңайдан үз авылларында 200 артык хуҗалыкның да шәҗәрәләр төзү буенча эш башлап, бүгенге көндә дә күркәм дәвам итүен әйтте. Бәйгенең Гран-При бүләге иясе дә Җәлил хәзрәт Фазлыевка тапшырылды.
Бәйгедә районыбыздан «Ак калфак» хатын —кызлар җирле оешма җитәкчесе Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге китапханәчеләр, Зифа һәм Шамил Тәҗетдиновлар да үз нәсел шәҗәрәләре хакында сөйләделәр, бай эчтәлекле шәҗәрә авторлары берсе дә бүләксез калмады.
Хаҗия һәм Иршат Халимовлар:
— Ел саен бәйрәмгә кунакка кайтабыз. Аллага шөкер авылда нигезебез яши, анда туганнарыбыз Ильмира һәм Рәмис каршы алып, озатып торалар. Шуңа да шатланып кайтабыз. Бәйрәм дә ел саен эчтәлеге, оештырылу дәрәҗәсе белән дә байый бара. Киләчәктә дә «Мунчәли укулары» ның дәвамлы булуын телибез, оештыручыларга рәхмәтләр әйтәбез.
Тәнзилә Шәйдуллова, Кече Чынлы авылы:
—Шушы районда гомер итсәм дә, “Мунчәли укулары«на беренче генә килүем. Күп нәрсәдән мәхрүм булганмын дип, үкенәм. Бик тә эчтәлекле, матур, дини бәйрәм. Уйландыра, күңел рухи яктан ныгый биредә. Милләтәбез, динебез, телебез сагында һәркайсыбыздан, үземнән соң ниләр калдырам, дигән сорауга җавап эзләтә торган чара бу.
«Мунчәли укулары» «Мишәрләр», «Яшьлек» балалар коллективлары, «Риваят» этно төркеме чыгышлары белән үрелеп барды. Җәмәгать бердәм булып өйлә намазы укыды, мул табыннар артында кайнар чәйләрдән, коймаклардан, пылаулардан авыз итте.
Бәйрәм әле кичке якта да авыл халкы һәм райондашлар өчен зур бәйрәм концерты белән дәвам итте. Анда танылган җырчылар Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев иҗат төркемнәре белән чыгыш ясадылар.
Чыганак: chuprale-online.ru