tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда җиде милләт мәдәниятен күрсәтүче «Тормыш агачы» проектының йомгаклау этабы була
Казанда җиде милләт мәдәниятен күрсәтүче «Тормыш агачы» проектының йомгаклау этабы була

Казанда җиде милләт мәдәниятен күрсәтүче «Тормыш агачы» проектының йомгаклау этабы була

22 август көнне Идел буенда яшәүче төп җиде милләтнең мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» («Древо жизни») проектының йомгаклау чарасы узачак. Ул Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 18:00 сәгатьтә башлана.

Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән проект 2022 елның җәендә башланды. Узган ел Казан халкы мари, удмурт, чуаш һәм мордва милләтләренең мәдәниятләре белән танышты. 2023 елның җәендә башкорт, татар һәм рус мәдәнияте көннәре узды.

22 августта Казан халкы һәм шәһәр кунаклары шушы җиде милләтнең мәдәнияте белән гомуми рәвештә таныша алачак. Бәйрәмдә катнашучылар өчен квест үткәреләчәк. Кунакларга тамбур чигүе һәм бисер белән татар калфагы чигү, балчыктан рус уенчыклары, керәшен «тамакса» бизәген ясау, «мари руналары» чигүе, агачтан уеп ясау, башкорт орнаменты белән бизәкләр һәм монисто удмурт күкрәк бизәкләрен ясау буенча остаханәләр тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәмнең кульминациясе буларак, милләтләрнең орнаментларыннан торган әләм чыгарачаклар. Чарада Татарстан районнарының фольклор коллективлары, шулай ук Zakaria заманча фольклор төркеме чыгыш ясаячак.

  • «Тормыш агачы» проектын Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе һәм Татарстан милләтләр Ассамблеясе үткәрә.
  • Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул «байтирәк», башкортларда – «нәҫел ағасы», мариларда – «тукымвож», удмуртларда – «дунне писпу», мордваларда – «шувто ине», чуашларда – «пурнӑҫ йывӑҫҫи».

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*