27 октябрьдә Түбән Новгородның ГАЗмә-дәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр автор-башкаручы һәм тамада, виртуоз баянчы, “Туган як моңнары” өлкә татар ансамбле җитәкчесе, региональ татар автономиясенең актив вәкиле, Түбән Новгородта яшәүче камкалы якташыбыз Дамир Фәйсхановның түгәрәк юбилейлы өч датасына багышланган бенефисы зур аншлаг белән узды. “Өч дата” диюбез шуңа ки, “Туган як моңнары” ансамблен җитәкләвенә 20 ел, ансамбльгә үзенә 30 һәм Дамир Рәшит улына 50 яшь тулу уңаеннан оештырылган әлеге мәдәни чара бер тында диярлек зур оешканлык белән гөрләп үтте.
Шушы идеяне күтәреп чык-кан һәм тормышка ашырырга булышкан өлкә һәм шәһәр татар автономияләренә олы рәхмәтләремне ирештерәм. Шулай ук мине хөрмәт итеп килгән һәм халык белән шыгрым тулы зал каршында олы сәхнәдән матур сүзләр, чиксез рәхмәтләр, җылы теләкләр белән котлаганнары һәм бүләкләгәннәре өчен өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировка, Түбән Новгород шәһәр администрациясенең социаль коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте департаментына караган милләтара һәм конфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча бүлек җи-тәкчесе Илья Барсковка, өлкә татар автономиясе рәисе һәм башкарма директоры Мирзәхләм Абдулганиев белән Тимур Шә-рәфутдиновка, өлкә “Туган як” газетасы баш редакторы Олег Әндәрҗановка, Дзержинск татарлары автономиясе рәисе урынбасары Зөһрә ханым Абдулинага, минем белән сәхнәгә чыккан иҗатташ дусларыма, Татар Моклокасы үзешчәннәренә, концертымны алып барган Таһир Мөхәммәтов белән Зөлфия Сәмиуллинага, залны тутырып килгән барча тамашачыма чиксез рәхмәтлемен. Чынлап әйткәндә, шулай бик яхшы үтәр дип уйламаган да идем. Ә бу көнне һава торышы нык бозылып китү сәбәпле, хәтта бераз тынгысызлык та биләп алды. Аллаһыга мең шөкер, барысы да югары дәрәҗәдә узды, мин бик шат”, – дип уртаклашты Дамир Рәшит улы һәм тиз генә сәхнә артына кереп югалды. Дөреслек хакында тагын шуны әйтергә кирәк, Дамирның иҗат кичәсе шәһәр администрациясенең “Открытый Нижний” проекты кысаларында аның грантлы ярдәмендә тормышка ашырылды.
Бу тамаша Дамир Фәйсхановның тормышына һәм иҗатына багышланган видеопрезентация белән башланып китте. Аннары Дамир сәхнәдәш дуслары Рамис Мусин, Марат Муллин һәм Илдус Харрясов белән чыгып, берничә җыр башкарды. Шуннан соң гына сәхнәдә алып баручылар пәйда булды һәм алар бу мәдәни ча-раның сәбәпчесе, хөрмәтле кунаклары (ә алар арасында тагын Дагстан һәм Азәрбайҗан автономияләре рәисләре Сәй-дулла Сераҗутдинов белән Могамед Ахметов та бар иде), “Туган як моңнары” ансамбленең тарихы белән якыннан таныштырдылар.
Ә алтын юбиляр үзе “Туган як моңнары” ансамбленә нигез салучы авылдашы Зөһрә апа Абдюханованы җылы искә алды, аның милли-мәдәни тормышыбыздагы фидакарь хезмәтенә олы рәхмәт белдерде һәм туган авылларына багышлап икәү иҗат иткән, хитка әйләнгән “Авылкаем” (З.Абдюханова сүз., Д.Фәйсханов көе) җырын башкарды.
Берничә номердан соң, сәхнәгә “Туган як моңнары” ансамбленең күптәнге дуслары – “Павлин” хореографик ансамбленең кече төркеме “Яңгыр ява” дигән бию белән чыкты. Аннары “Туган як моңнары” ансамбленең беренче солистларыннан булган Алсу Латыпованы тамашачы алкышлап каршылады. Ә инде Алсу белән Дамирның мәхәббәт җимешләре, 6 яшьлек Ләйсәннең әти-әнисе белән беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясавын тамашачы тагын да көчлерәк алкышларга күмде.
Шулай ук Марат Муллинның, Рамис Мусинның һәм Илдус Харрясовның чыгышларына тамашачы кайнар алкышларын жәлләмәде. Ә Татарстаннан махсус килгән кунак Василә Сафина Дамирның җырларын ялгыз да һәм алар бергәләп тә башкардылар.
“Һәр кешенең күңелен биеп уят,
Биюеңнән бар дөньяга
шатлык тарат.
Әйдә, музыка яңгырасын
бөтен җиргә,
Тартынмыйча чык уртага,
бие әйдә”,
– дигән шигъри юллар белән Зөлфия ханым сәхнәгә кабат “Павлин” төркемен чакырды һәм алар бу юлы татар биюен бик оста башкарды.
Хәрби киемдә төз гәүдәле киң күкрәгенә медальләр тагып чыккан Таһир Садек улын күргәчтен, тамашачы бер мәлгә тын калды һәм уздырып әйтик, Таһир, Дамир һәм Илдус көн авазына туры китереп башкарган сагышлы, әмма ләкин хәрби-патриотик яктан рухландыручы җырларны да залда утыручылар тын алмый тыңлады, күз яшьләрен сөртүчеләр дә булды.
Алда язып үткән профессиональ һәм һәвәскәр артистларыбыз әле тагын сәхнәгә чыгып үз җырлары белән бер әйләнеш ясагач, концерт ахырына якынлашты. Шунда бәйрәм сәбәпчесе Дамир Рәшит улы “Туган як моңнары” ансамбленә даими ярдәм күрсәтеп килүче ышанычлы дусларына, ул да булса, Халит Мостафа улы Сафинга, Җәмил Шәмил улы Реймовка һәм дә бу тамашаны искиткеч югарылыкта уздырырга булышкан Таһир Садек улы Мөхәммәтовка зур сәхнәдән олы рәхмәтләрен ирештерде. Ә дүрт кайнар ноктаны узган, отставкадагы хәрби полковник, СВОда катнашучыларга тылдан 140 тапкыр гуманитар конвой оештырган һәм тапшырган Таһир Садек улы Украина җирлегендә Ватан ихтыяҗларын яклаучыларга тылдан эчкерсез даими ярдәм итеп торганнары өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы исеменнән Дамир Фәйсхановны һәм бу игелекле, аеруча да кирәкле хәйрия акциясенә яңа гына кушылган Илдус Харрясовны “Гумконвойда катнашучыга” медальләре белән бүләкләде.
Күренекле волонтёр Елена Ильясова Донецкта яшәүче кул остасы Виктор Михалевтан танк пулемёты һәм автомат гильзаларыннан махсус ясаткан роза чәчәкләрен тантаналы рәвештә Дамир Рәшитович белән Таһир Садековичка тапшырды.
Йөзләгән милләттәшебез җеп-шекле суык һава торышына карамастан, бу концерттан бик җылы тәэсирләр туплап кайтты һәм шундый тирән эчтәлекле чараны оештыручыларга, аның төп сәбәпчесе Дамир Рәшит улына милли мәдәниятебезне үстерүгә һәм җәелдерүгә кертеп килгән зур өлеше өчен чиксез рәхмәтләрен ирештерде.
Шуны кабат искәртеп үтик, әлеге концертка сатылган билетлардан кергән акча тулаем СВОда катнашучыларга ярдәмгә юлланачак.
Олег ХӨСӘИНОВ