tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханның “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыятендә истәлекле почмак ачылды
Әстерханның “Дуслык” татар милли  мәдәни җәмгыятендә истәлекле почмак  ачылды

Әстерханның “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыятендә истәлекле почмак ачылды

Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган лейтенант Азамат Фаил улы Бердиев хөрмәтенә Әстерханның “Дуслык” татар милли  мәдәни җәмгыятендә истәлекле почмак  ачылды. Шундый мөһим вакыйга Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 нче ноябрьдә, узды.

Әнвәр Алмаев: “Азамат бик күп еллар “Дуслык” татар милли  мәдәни җәмгыятенең яшьләр канаты лидеры булды.Сугышка да шулай озаттык. Ул бик акыллы,намуслы чын татар егете иде… Бинабызның яшьләр бүлмәсендә горур егетебезгә бер почмак ачарга булдык. Оешмабызга килгән яшьләр үрнәк алсыннар.Рәссам Хабибрахман Хәким улы Хөсәенов матур итеп Азаматның портретын ясады. Азамат тормышта бик мөлаем егет иде…Рухы шат булсын.”.

Азаматның әтисенә сугышчан дуслары: “ Авыр мизгелләрдә Азамат татарча җырлый иде,безне дә өйрәтте. Иң яраткан җыры “Әйе шул, шулай шул..” иде. Азаматның символик шевронында “Мы татары,с нами русские,с ними Бог” дип язылган.“Безнең күбебездән яше буенча кече булса да, акылы, тәҗрибәсе буенча күпкә югары иде…Бик күпләрне сугыш кырыннан чыгарды, исән калдык,”- дип сөйлиләр.

Азамат Бердиев 1996 елның 11 июнендә Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Ярлы Түбә авылында туган. 2015-2016 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычларны лаеклы үтәде.Алда үз тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә булган. Контракт буенча хәрби хезмәткә 2019 елда керешә. 2022 елда Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә каты яралана. Бераз хәле яхшыруга янәдән хәрби бурычын үтәргә китә. Россия Президенты указы белән «хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен» медале  һәм “Ватан алдындагы казанышлары өчен”медаль ордены белән бүләкләнгән.

Кызганычка, Азамат Бердиевның гомере бик иртә өзелә. 2023 елның 1 августында  командир, лейтенант Азамат каты яралангач та, ярдәмне кире кага. “Миңа инде ярдәм итә алмыйсыз,җиңел яраланганнарны чыгарыгыз. Әтиемә сәлам әйтегез,бабам янына күмсен,-ди.”

Ул РФ Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Дәүләт бүләге – «Батырлык ордены» белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Мемориаль тактаны тантаналы ачу өчен  Азаматның әти-әниләре, аның туганнары һәм якыннары чакырылган иде. Алар адресына тантана дәвамында бары тик иң изге һәм ихлас сүзләр генә яңгырады. Чарада Әстерхан шәһәре мэры Олег Анатольевич Полумордвинов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Леонид Анатольевич Огуль һәм Ринат Зәйнулла улы Әюпов, яшьләр агентствосы җитәкчесе Виктор Сергеевич Нуртазин һәм милли оешмалар рәисләре катнаштылар.

Чыгышлардан соң катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар мемориаль комплекска чәчәкләр салды. “Дуслык” оешмасының конференцияләр залында батыр егет Азаматка багышлап Коръән укылды.

                                         Наилә Есенбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*