tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир бенефисы аншлаг белән узды
Дамир бенефисы аншлаг белән узды

Дамир бенефисы аншлаг белән узды

27 октябрьдә Түбән Новгородның ГАЗмә-дәният йортында Татарстанның атказан­ган мәдәният хезмәткәре, популяр автор-башкаручы һәм тамада, виртуоз баянчы, “Туган як моңнары” өлкә татар ансамбле җитәкчесе, региональ татар автономиясенең актив вәкиле, Түбән Новгородта яшәүче кам­калы якташыбыз Дамир Фәйсхановның түгәрәк юбилейлы өч датасына багышлан­ган бенефисы зур аншлаг белән узды. “Өч дата” диюбез шуңа ки, “Туган як моңнары” ансамблен җитәкләвенә 20 ел, ансамбльгә үзенә 30 һәм Дамир Рәшит улына 50 яшь тулу уңаеннан оештырылган әлеге мәдәни чара бер тында диярлек зур оешканлык белән гөрләп үтте.

Шушы идеяне күтәреп чык-кан һәм тормышка ашырыр­га булышкан өлкә һәм шәһәр татар автономияләренә олы рәхмәтләремне ирештерәм. Шу­лай ук мине хөрмәт итеп килгән һәм халык белән шыгрым тулы зал каршында олы сәхнәдән матур сүзләр, чиксез рәхмәтләр, җылы теләкләр белән котлаган­нары һәм бүләкләгәннәре өчен өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировка, Түбән Новго­род шәһәр администрациясенең социаль коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте департамен­тына караган милләтара һәм конфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча бүлек җи-тәкчесе Илья Барсковка, өлкә татар автономиясе рәисе һәм башкарма директоры Мирзәхләм Абдулганиев белән Тимур Шә-рәфутдиновка, өлкә “Туган як” газетасы баш редакторы Олег Әндәрҗановка, Дзержинск та­тарлары автономиясе рәисе урынбасары Зөһрә ханым Аб­дулинага, минем белән сәхнәгә чыккан иҗатташ дусларыма, Та­тар Моклокасы үзешчәннәренә, концертымны алып барган Таһир Мөхәммәтов белән Зөлфия Сәмиуллинага, залны туты­рып килгән барча тамашачыма чиксез рәхмәтлемен. Чынлап әйткәндә, шулай бик яхшы үтәр дип уйламаган да идем. Ә бу көнне һава торышы нык бозылып китү сәбәпле, хәтта бераз тынгы­сызлык та биләп алды. Аллаһыга мең шөкер, барысы да югары дәрәҗәдә узды, мин бик шат”, – дип уртаклашты Дамир Рәшит улы һәм тиз генә сәхнә артына кереп югалды. Дөреслек хакын­да тагын шуны әйтергә кирәк, Дамирның иҗат кичәсе шәһәр администрациясенең “Открытый Нижний” проекты кысаларында аның грантлы ярдәмендә тор­мышка ашырылды.

Бу тамаша Дамир Фәйсхановның тормышына һәм иҗатына багышланган видеопрезентация белән башланып китте. Аннары Дамир сәхнәдәш дуслары Рамис Мусин, Марат Муллин һәм Илдус Харрясов белән чыгып, берничә җыр башкарды. Шуннан соң гына сәхнәдә алып баручылар пәйда булды һәм алар бу мәдәни ча-раның сәбәпчесе, хөрмәтле кунаклары (ә алар арасында тагын Дагстан һәм Азәрбайҗан автономияләре рәисләре Сәй-дулла Сераҗутдинов белән Мо­гамед Ахметов та бар иде), “Ту­ган як моңнары” ансамбленең тарихы белән якыннан таныш­тырдылар.

Ә алтын юбиляр үзе “Туган як моңнары” ансамбленә нигез са­лучы авылдашы Зөһрә апа Аб­дюханованы җылы искә алды, аның милли-мәдәни тормышы­быздагы фидакарь хезмәтенә олы рәхмәт белдерде һәм туган авылларына багышлап икәү иҗат иткән, хитка әйләнгән “Авылкаем” (З.Абдюханова сүз., Д.Фәйсханов көе) җырын башкарды.

Берничә номердан соң, сәхнәгә “Туган як моңнары” ансамбленең күптәнге дуслары – “Павлин” хо­реографик ансамбленең кече төркеме “Яңгыр ява” дигән бию белән чыкты. Аннары “Туган як моңнары” ансамбленең беренче солистларыннан булган Алсу Ла­тыпованы тамашачы алкышлап каршылады. Ә инде Алсу белән Дамирның мәхәббәт җимешләре, 6 яшьлек Ләйсәннең әти-әнисе белән беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясавын тамашачы тагын да көчлерәк алкышларга күмде.

Шулай ук Марат Муллинның, Рамис Мусинның һәм Илдус Харрясовның чыгышларына та­машачы кайнар алкышларын жәлләмәде. Ә Татарстаннан махсус килгән кунак Василә Сафина Дамирның җырларын ялгыз да һәм алар бергәләп тә башкардылар.

“Һәр кешенең күңелен биеп уят,

Биюеңнән бар дөньяга

шатлык тарат.

Әйдә, музыка яңгырасын

бөтен җиргә,

Тартынмыйча чык уртага,

бие әйдә”,

– дигән шигъри юллар белән Зөлфия ханым сәхнәгә кабат “Павлин” төркемен чакырды һәм алар бу юлы татар биюен бик оста башкарды.

Хәрби киемдә төз гәүдәле киң күкрәгенә медальләр тагып чык­кан Таһир Садек улын күргәчтен, тамашачы бер мәлгә тын кал­ды һәм уздырып әйтик, Таһир, Дамир һәм Илдус көн авазына туры китереп башкарган сагыш­лы, әмма ләкин хәрби-патриотик яктан рухландыручы җырларны да залда утыручылар тын ал­мый тыңлады, күз яшьләрен сөртүчеләр дә булды.

Алда язып үткән профес­сиональ һәм һәвәскәр артист­ларыбыз әле тагын сәхнәгә чыгып үз җырлары белән бер әйләнеш ясагач, концерт ахыры­на якынлашты. Шунда бәйрәм сәбәпчесе Дамир Рәшит улы “Туган як моңнары” ансамбленә даими ярдәм күрсәтеп килүче ышанычлы дусларына, ул да булса, Халит Мостафа улы Сафинга, Җәмил Шәмил улы Реймовка һәм дә бу тамашаны искиткеч югарылыкта уздырыр­га булышкан Таһир Садек улы Мөхәммәтовка зур сәхнәдән олы рәхмәтләрен ирештерде. Ә дүрт кайнар ноктаны узган, отставка­дагы хәрби полковник, СВОда катнашучыларга тылдан 140 тапкыр гуманитар конвой оеш­тырган һәм тапшырган Таһир Са­дек улы Украина җирлегендә Ва­тан ихтыяҗларын яклаучыларга тылдан эчкерсез даими ярдәм итеп торганнары өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы исеменнән Дамир Фәйсхановны һәм бу игелекле, аеруча да кирәкле хәйрия акциясенә яңа гына кушылган Илдус Харрясов­ны “Гумконвойда катнашучыга” медальләре белән бүләкләде.

Күренекле волонтёр Елена Ильясова Донецкта яшәүче кул остасы Виктор Михалевтан танк пулемёты һәм автомат гильза­ларыннан махсус ясаткан роза чәчәкләрен тантаналы рәвештә Дамир Рәшитович белән Таһир Садековичка тапшырды.

Йөзләгән милләттәшебез җеп-шекле суык һава торышына карамастан, бу концерттан бик җылы тәэсирләр туплап кайтты һәм шундый тирән эчтәлекле чараны оештыручыларга, аның төп сәбәпчесе Дамир Рәшит улына милли мәдәниятебезне үстерүгә һәм җәелдерүгә кертеп килгән зур өлеше өчен чиксез рәхмәтләрен ирештерде.

Шуны кабат искәртеп үтик, әлеге концертка сатылган би­летлардан кергән акча тулаем СВОда катнашучыларга ярдәмгә юлланачак.

Олег ХӨСӘИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*