Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Минск шәһәрендә. Бүген ул “Татар тарихы ислам диненең тере тарихы буларак: Белоруссия территориясендә татар-мөселманнарның урнашуына – 625 ел” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров “Белоруссиядә ислам дине барлыкка килүгә 25 ел” медале белән бүләкләнде. Олугъ бүләкне Беларусия Мөфтие Әбүбәкер хәзрәт Шабанович тапшырды.