tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ бинасында «Татарча диктант» чарасын «Туган тел» җыры белән тәмамладылар
КФУ бинасында «Татарча диктант» чарасын «Туган тел» җыры белән тәмамладылар

КФУ бинасында «Татарча диктант» чарасын «Туган тел» җыры белән тәмамладылар

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант»ны язып бетергәннән соң, катнашучылар басып «Туган тел» җырын башкарды.

«Туган тел»не җырларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова тәкъдим итте. Ул моны күпьеллык традиция дип атады.

«Туган тел»не җырчы Илүсә Хуҗина башлап җырлады. Ул башкалар белән бергә татарча диктант язуда да катнашты.

«Татарча диктант»та быел Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән өзек яздылар. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында текстны филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Йосыпова укыды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*