tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Мөслимдә II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Мөслимдә II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең беренче көне узды.

Фестиваль катнашучылары һәм кунаклары Иске Вәрәш авылында “Каз өмәсе” бәйрәмен уздырдылар. Монда алар “Каз өмәсе” уза торган өйдә булдылар. Шулай ук кунаклар Иске авыл чишмәсендә  чистартылган казларны юу йоласын карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. күргәзмәне карады. Район мәдәният йортында тәкъдим ителгән  күргәзмә белән таныштылар.

Фестивальнең беренче көне “Каз өмәсе” фестивале бәйгесен йомгаклау белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Мин бүген сезнең белән Мөслим җирлегендә күрешүемә бик шатмын. Мөслим районында без Федераль авыл Сабан туе үткәрдек, әлеге Сабан туе хакында бүген дә горурланып искә алабыз. Мөслим районында каз үстерүчеләр күп булуга һәм район халкының эшчән булуына карап, 2023 нче елда узачак III “Каз өмәсе” фестивален дә биредә үткәрергә карар кылдык, – дип билгеләп үтте ул.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова шулай ук “Каз өмәсе” фестивален уздыруның милли гореф-гадәтләрне саклау һәм яңа буынны үз халкы рухында тәрбияләү өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Милли Шура рәисе конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук сәхнәдән кунакларны һәм катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.

Бәйгедә Гран-прига Оренбург өлкәсе вәкиле Минзәлә Гайнуллина лаек дип танылды.

26 ноябрьдә фестиваль “Каз өмәсе”ярминкәсе белән тәмамланачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*