tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мөслим районында “Каз өмәсе” фестивале катнашучылары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мөслим районында “Каз өмәсе” фестивале катнашучылары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мөслим районында “Каз өмәсе” фестивале катнашучылары белән очрашты

Бүген Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза.

“Каз өмәсе” бәйгесе халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим роль уйный. Йола милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп бара. Каз йолку, каз каурыеннан әйберләр ясау, милли җырлар, биюләр, халык уеннарына игътибар бирелә. Мөслим — казларны күпләп асраучы район.

Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул биредәге күргәзмәне карады. Анда тәкъдим ителгән каз йоны, мамыгыннан, маеннан һәм итеннән ясалган эшләнмәләр һәм продукция белән Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдретдинова таныштырды. Милли Шура рәисен Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озатып йөрде.

Күргәзмәдә 7 буын бабасын яхшы белгән укучылар, 3 буын вәкиле бер нигездә яшәүче, 50 елдан артык тигезлектә яшәүче гаиләләр, шәл бәйләүчеләр, татар атлары асраучылар, казылык ясаучылар катнашты. Алар фестивальдә катнашучыларны һәм мәртәбәле кунакларны үз тормышлары, эшчәнлеге белән таныштырдылар.

25-26 ноябрьдә Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза. Фестиваль 26 ноябрьдә “Каз өмәсе” ярминкәсе белән тәмамланачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*