tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белоруссиядә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза
Белоруссиядә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза

Белоруссиядә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Минск шәһәрендә. 24 ноябрьдә ул Беларусь җирлегендә яшәүче татарларның 625 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Шулай ук тантаналы чараларда БТК Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, профессор Альберт Борханов булды.

Бүген “Татар тарихы ислам диненең тере тарихы буларак: Белоруссия территориясендә татар-мөселманнарның урнашуына – 625 ел” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул татар иҗтимагый оешмалары активистларына һәм дин әһелләренә  Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән форумда катнашучыларны сәламлим! Белоруслар, поляклар, литвалылар һәм руслар белән тату яшәп, белорус татарлары үзләренең этник мәдәниятләрен, милли һәм дини үзенчәлекләрен саклап калдылар, аның нигезендә борынгы бабаларыбыз дине – Исламга тугрылык ята, – дип билгеләп үтте БТК Башкарма комитеты җитәкчесе.

Конференциядә Альберт Борһанов Евразия төбәкләрендә татар-мөселман тарих-мәдәни мирасын фәнни-туган якны өйрәнү, саклау һәм торгызуның кайбер мәсьәләләренә багышланган доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук бүген Башкарма комитет җитәкчесе Бөек Ватан сугышы герое Әдһәм Кәримов каберенә зиярәт кылды. «Багратион» хәрби операциясе барышында Атырау өлкәсендә туган капитан Кәримов Әдһәм мөфти улы геройларча 1944 елның 7 июлендә 28 яшендә вафат була. Аның кабере Волковичи авылында урнашкан. Биредә, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән мемориаль комплекс төзелгән, аны май аенда ачу планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*