tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мэриясендә «Татарча диктант» яздылар
Казан мэриясендә «Татарча диктант» яздылар

Казан мэриясендә «Татарча диктант» яздылар

Бүген Казан мэриясе бинасында шәһәрнең Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу турыда Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Алинә Минневәлиева хәбәр итте.

Башкарма комитеты хезмәткәрләре диктантта татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек язды. Текстны «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров укыды.

«Быел да Башкарма комитетта традицион рәвештә үзебезнең мәйданчыкны оештырдык. Диктантта йөзгә якын кеше катнашты. Алар һәрберсе төрле структураларда эшләүче хезмәткәрләр. Һәр теләгән кешене әлеге акциягә җәлеп иттек. Үзем дә «Татарча диктант» язуда ел саен катнашам. Ул – күңелне дәртләндерә торган чара. Хатасыз язарга, татар телен тагын да камилләштерергә стимул бирә», – дип сөйләде ул.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*