tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Абай исемендәге университет студентлары Казанда «Татарча диктант» язды

Казахстанның Абай исемендәге университет студентлары Казанда «Татарча диктант» язды


Казахстанның Абай исемендәге университет студентлары Казанда «Татарча диктант» язды


Казахстанның Абай исемендәге казах милли педагогия университеты студентлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына ун көнгә стажировкага килгән. Алар бүген төркемнәре белән «Татарча диктант» акциясендә катнашты.

Мулдер Тулен диктант язу тәкъдимен шатланып кабул итүләрен сөйләде. Аның сүзләренчә, казах теле белән татар теле охшаш булганга күрә, диктант язу да авыр булмаган.

«Безгә Әлфия Шәүкәт кызы (Әлфия Йосыпова – филология фәннәре докторы, профессор – ТИ) бу диктант турында әйтте. Без шатланып кабул иттек һәм язып чыктык. Казах теле белән татар теле охшаш, язып була. Бераз авыр җирләре бар. Мәсәлән, «къ» буларак ишетелә, ә татар телендә ул хәреф юк икән, «к» дип языла. Ә татар теле бик матур тел», – диде Мулдер.

Ул шулай ук Казанны бик ошатуларын да әйтте.

«Без Казанны шундый матур шәһәр дип уйламаган да идек. «Кая җибәрәләр инде безне», – дип зарланган да идек. Баксаң, бик матур шәһәр икән. Монда килүебезгә без бик шат. Безне каршы алган өчен университетка зур рәхмәт», – диде Мулдер Тулен.

tatar-inform.tatar