tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза
Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза

Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза

Бүген Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза. Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнаша.

“Каз өмәсе” бәйрәмен уздыру өчен фестивальдә катнашучылар Иске Вәрәш авылына килделәр. Монда алар “Каз өмәсе” уза торган өйдә булдылар.

Шулай ук кунаклар Иске авыл чишмәсендә  чистартылган казларны юу йоласын карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

Фестивальдә катнашучылар авылның Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан күргәзмә һәм мәдәният йорты фойесында урнашкан татар йорты экспозициясе белән таныштылар.

25-26 ноябрьдә Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза.  26 ноябрьдә “Каз өмәсе” ярминкәсе булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*