2 мартта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров эш сәфәре белән Бурятия Республикасына китте. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Улан-Удэ шәһәрендә гомер итүче татарлар белән очрашуы узачак. Чарада БТК Башкарма комитеты җитәкчесе дә катнаша.