tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенә багышланган пресс-конференция узды
Бөтендөнья татар конгрессында Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенә багышланган пресс-конференция узды

Бөтендөнья татар конгрессында Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенә багышланган пресс-конференция узды

Бүген, 2 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Республикакүләм “Татар кызы 2020” бәйгесенең оештыру комитеты һәм финалистлары катнашында пресс-конференция узды.

Журналистларның сорауларына Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина, Татарстан Республикасының халык артисты, «KAZAN» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең баш режиссёры Чулпан Закирова, Татарстанның атказанган артисты һәм “Татар кызы” бәйгесе остазы Илүсә Хуҗина җавап бирделәр.

Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесе быел алтынчы тапкыр уздырыла.

– Катнашучылар өчен белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар әзерләнде, – дип билгеләп үтте Гүзәлия Гыйниятуллина, – Быел шәҗәрә төзүгә, тарихны өйрәнүгә аерым басым ясалды. Кызлар өчен хореография, вокал, нәфис сүз буенча мастер-класслар уздырылды. Проектның төп максаты – шәхес формалаштыру.

 

Илүсә Хуҗина зональ этапларның үткәрелүе хакында сөйләде һәм районнарда бәйгенең  югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. “Без катнашучыларга  киңәшләребезне бирдек, аларның чыгышлары хакында үз фикеребезне әйттек. Бу катнашучы кызлар өчен дә, аларны әзерләгән остазлар өчен дә бик файдалы,” -дип ассызыклады ул.

 

Чулпан Закирова “Татар кызы” бәйгесенең финалы өчен әзерләнә торган тамаша хакында сөйләде. “Без тамашаны яңа дәрәҗәгә күтәрергә тырыштык, яңа алымнар кулландык. Кызлардагы артистизмны уятырга тырыштык. Катнашучыларыбыз белән нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла да шөгыльләнә. “Татар кызлары” үзләрен төрле яктан камилләштерәләр, – дип билгеләп үтте бәйгенең баш режиссёры.

Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең финалы 6 мартта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  узачак. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара “Татар кызы” бәйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*