tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Меңнән артык кеше тел өйрәнә

ВИДЕО: Меңнән артык кеше тел өйрәнә

Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлык теләүчеләр өчен татар теле курслары башланды.

Татар теле курсларына меңнән артык кеше язылган. Курсларга  университетның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге филиалларында дә старт бирелде. Килүчеләр арасында  – кытай, төркмән, монгол,  казах, чуваш, карачай  милләтләре вәкилләре, төрле һөнәр ияләре  бар. Кайберләрен татарлар тарихы да кызыксындыра. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов  билгеләп үткәнчә, татар теле курслары 2011 елдан бирле уздырыла. Быелгысы Татарстан  Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең матди ярдәме белән оештырылды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*