tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кече Шырданда туристлар өчен җәяүлеләр маршруты төзелде

ВИДЕО: Кече Шырданда туристлар өчен җәяүлеләр маршруты төзелде

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында туристлар өчен җәяүлеләр маршруты төзелде. Бөек мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерүдә якташларының да өлеше зур.    Кемнәр ул фидакарь якташлар, алар нинди эш башкарган?

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында шушы көннәрдә  бер –бер артлы күркәм чаралар үткәрелде.  Бөек татар галиме,  мәгърифәтче Каюм Насыйри истәлегенә багышлап  китапханә-музей ачылды һәм шул ук авылда туып- үскән күренекле татар галимәсе Резеда Ганиева хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

Безнең Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге гыйльми үзәк  булса яхшы, дөрес булыр иде”  дип әйткән иде  бер чыгышында Резеда Ганиева. Аның вәсыятен  Асия Гобәйдуллина чынга ашырды.

“Каюм Насыйри – татар мәдәниятында инкыйлаб ясаган бөек галим. Асия ханым сүзләренә караганда бирегә килүче туристларга кунакханә дә төзеләчәк. Әлегә авылда Каюм коесы яңартылган, Мәчет һәм җәйге чәй йорты төзелгән. Әлеге эшләрнең үзәгендә кайнаучы төп иганәче – авыл халкы.

Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*