tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсына нәтиҗәләр ясадылар
Удмуртиядә “Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсына нәтиҗәләр ясадылар

Удмуртиядә “Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсына нәтиҗәләр ясадылар

Узган елның декабрь аенда Татар иҗтимагый үзәге – Удмуртия Республикасының Милли-сәясәт министрлыгы, Халыклар Дуслыгы йорты ярдәмендә “Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан итте. Ниһаять, конкурсның сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары видео аша тамаша кылып, спектакльләргә бәя бирделәр. 27 февральдә Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган әлеге “Зәңгәр шәл” фестиваль-конкурсның йомгаклау өлеше узды.

“Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы Удмуртиядә икенче тапкыр үтте. Аны оештыру эшләренә пандемия аяк чалды. Шуңа да карамастан, төрле районнардагы милләттәшләребез актив катнашты. Спектакль сәхнәләштерү җиңелләрдән түгел, ул зур көч таләп итә.

Фестиваль-конкурска барлыгы 19 эш килде.

Катнашучыларның географиясе дә киң булды. Камбарка, Балезино, Татарстан Республикасы Әгерҗе районнарыннан, Ижау, Можга шәһәрләреннән катнаштылар. Араларында зур-зур спектакльләр дә, кечкенә сәхнә әсәрләре дә бар иде.

Шунысы сөенечле агымдагы елда балалар күп катнашты. 27 февраль көнне “Спартак” халык иҗаты йорты сәхнәсендә “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле – татар халкының “Ике кыз” әкиятен (балалар) , Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасын, “Чулпан” үзешчән театры Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясен (балалар), Камбарка районы “Кама” авыл клубының “Җидегән чишмә” төркеме “Сантехник Рузилнең дүрт хатыны” сәхнә күренешен, Балезино районы Кистем авылы татар драма түгәрәге Миләүшә Нәҗметдинованың “Ак болыт” комедиясен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Сәхнә дә, фойе да балаларның шат тавышларыннан гөрләп торды. Фойеда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы кызлары, халкыбызның кул эшләре үрнәкләре, чигелгән намазлыклар, сөлгеләр күргәзмәсе тәкъдим итте. Балезино районыннан Рәшидә Касимова намазлыкка Әхмәди авылының мәчетен чиккән, дисбене дә үзе дә ясаган. 107 нче “Энҗе” балалар бакчасы хезмәткәре Ләйсирә Йосыпова әбисенең намазлыгын алып килгән, хәзер шуңа карап үзе намазлык чигә икән.

“Зәңгәр шәл” Республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын үткәрергә ярдәм иткән өчен Татар иҗтимагый үзәге Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Милли-мәдәни автономиягә, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, “Спартак” халык иҗаты йортына, 107 нче санлы “Энҗе” балалар бакчасы коллективына зур рәхмәт белдерә.

Фестиваль–конкурсның җиңүчеләре:

Иң югары дәрәҗәдәге бүләк, гран-при – Миләүшә Нәҗметдинованың “Ак болыт” комедиясен сәхнәләштергән Балезино районы Кистем авылы татар драма түгәрәге;

1 нче урын – Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасын сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йорты “Чулпан” үзешчән театры;

1 нче урын – Данил Салиховның “Коткарыгыз, каравыл” комедиясен сәхнәләштергән Әгерҗе районы Барҗы – Умга авылы үзешчән театры;

Балалар категориясендә 1 нче урын – Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йорты “Чулпан” үзешчән театры;

2 нче урын – Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасын сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле;

2 нче урын – Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” комедиясен сәхнәләштергән өчен Әгерҗе районы Кичкетаң халык театры;

Балалар категориясендә 2 нче урын – Татар халкының “Ике кыз” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбле;

3 нче урын – Мәгърүф Гаяновның “Акыллы хатын” сәхнә күренешен сәхнәләштергән өчен Можга шәһәре “Очкын” үзешчән театры;

3 нче урын – “Сантехник Рузилнең дүрт хатыны” сәхнә күренешен сәхнәләштергән өчен Камбарка районы “Кама” авыл клубының “Җидегән чишмә” төркеме;

Балалар категориясендә 3 нче урын – Рус халкының “Шалкан” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәренең 17 нче санлы мәктәбенең “Нәни дуслар” төркеме;

3 нче урын -Татар халкының “Васыять” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназиясенең 4 А сыйныф укучылары;

Фестиваль-конкурсның төрле номинацияләр буенча җиңүчеләре:

“Иң яхшы режиссура” дипломына Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасын сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева;

“Иң яхшы хатын-кыз роле” дипломына Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасындагы Гөлфинә роле өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова;

“Иң яхшы ир-ат роле” дипломына Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасындагы Әлмөхәммәт роле өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры актеры Радик Сәфәров;

“Балалар арасында иң яхшы эпизодик роль” дипломына Галиәсгар Камалның “Бүләк өчен” комедиясендә Хәмидә роле өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры актеры Мәдинә Вәлиева;

“Балалар арасында иң яхшы эпизодик роль” дипломына Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” драмасындагы Айгизәр роле өчен Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры актеры Нияз Вәлиев;

“Иң яхшы музыкаль бизәлеш” дипломына Татар халкының “Ике кыз” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленең музыкаль җитәкчесе Ландыш Габделфәртова;

“Иң яхшы фольклор хореография” дипломына Татар халкының “Ике кыз” әкиятен сәхнәләштергән өчен Ижау шәһәре “Асылъяр” үрнәк җыр һәм бию ансамбленең хореография җитәкчесе Альбина Минемөхәммәтова;

“Иң яхшы иҗади чагылыш” дипломына Татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштергән Ижау шәһәренең 17 нче санлы мәктәбенең “Кызлар – йолдызлар” төркеме җитәкчесе Алсу Шәяхмәтова ия булдылар.

Рәфилә Рәсүлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*