Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Якутскта милли сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Якутскта милли сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Якутскта милли сәясәт мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев “Милли сәясәт һәм граждан җәмгыяте институтлары. Тәҗрибә һәм перспективалар” түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Утырыш А. Е.Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында узды.

Чарада катнашу өчен Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы, Саха (Якутия) Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды.

Спикерлар ике республика территориясендә яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, милли мәнфәгатьләрне тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Милли Шура рәисе, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессының бу юнәлештәге эше турында сөйләде.

Халыклар дуслыгы йорты генераль директоры А.Н. Корякина хәбәр иткәнчә, биредә татар якшәмбе мәктәбе ачу планлаштырыла.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*