tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Саха Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгына һәм Хөкүмәтенә “Туган Як” татар мәдәни үзәгенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелгән округ утырышлары һәм Якутск шәһәрендә узган очрашулар турында сөйләде.

Милли Шура рәисе Татарстанда Якутия көннәрен үткәрү планнары турында хәбәр итте һәм 2022 елда Якутск АССРның 100 еллыгын билгеләп үтү, моңа да зур игътибар бирелүен ассызыклады. Моннан тыш, Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чаралар турында сөйләде.

Андрей Тарасенко Татарстан делегациясен сәламләде һәм Татарстан Республикасының башка регионнар өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. Шулай ук Андрей Тарасенко биредә Ерак Көнчыгыш өчен КамАЗлар җитештерү турында сөйләшүләр алып барылуын билгеләп үтте.

Икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләреннән тыш, очрашуда Якутия татарлары өчен үткәреләчәк  “Моста” яшьләр форумын уздыру турында да сөйләштеләр. Чара 26 мартка планлаштырылган, шулай ук Казан белән онлайн рәвештә элемтәгә чыгу күздә тотыла, аерым алганда, ТР Яшьләр министрлыгы белән элемтә урнаштырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*