Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча төп чаралар дигән темага брифинг узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева, А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге директоры Галина Елистратова катнаштылар.

“27 май көнне Әстерханда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, 1 июльдә Кемерово өлкәсендә XXIII федераль Сабантуй, 8 июльдә Түбән Новгородта беренче Идел буе Сабан туе узачак, ә гомумән, Россиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 сабантуй уздыру планлаштырыла, – дип сөйләде Данис Шакиров.
фотолар prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды