tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Татар малае, татар кызчыгы-2023” бәйгесенең икенче муниципаль этабы узды
Чистайда “Татар малае, татар кызчыгы-2023” бәйгесенең икенче муниципаль этабы узды

Чистайда “Татар малае, татар кызчыгы-2023” бәйгесенең икенче муниципаль этабы узды

Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы мөхтәсибәт белән берлектә “Татар малае, татар кызчыгы-2023” бәйгесенең 2 муниципаль этабын уздырды.

Бәйгедә районыбызның мәктәпләре hәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек малайлар hәм кызлар ярышты. Катнашучылар үзләре белән таныштыргач, халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары күренешләрендә җырга, биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. “Һөнәрле үлмәс” өлешендә кызлар сәдәф тагып күрсәтсәләр, малайлар кадак кагуда ярыштылар. Ә инде “Нәсел агачыңны беләсеңме?” биремендә hәрбер бәйгече бик яратып үзләренең әби-бабалары турында сөйләделәр.
Кече яшьтәге балалар әлеге бәйгедә, бер яктан, татар телендә сөйләшүләре өстендә эшләсәләр, икенче яктан, милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары турында өстәмә белем дә тупладылар, “нәсел агачы ” турында беренче фикерләрен булдырдылар. Алда да бу юнәлештә эшләрен бик теләп дәвам итүчеләр булсыннар иде дигән теләктә калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*